Илдар Халиков Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Бүген Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре советы киңәшмәсе узды. Россиянең 52 төбәге вәкиле килгән киңәшмәдә илнең азык-төлек куркынычсызлыгы һәм бәйсезлеге нигезе буларак авылның социаль һәм икътисади үсеше төп тема булды.

Татарстаннан бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация катнашты.

ТР Хөкүмәте рәисе киңәшмә алдыннан билгеләп үткәнчә,  чараның “Звениговский” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү комплексы территориясендә узуы очраклы түгел – аның продукциясе Россиядә дә, шул исәптән Татарстанда да, яхшы билгеле.

“Татарстан илнең агросәнәгать комплексында әйдәп баручылардан буларак үзенең позициясен саклап кала”, - дип игътибарны юнәлтте И.Халиков.

“Коры килгән 2015 елда бөртеклеләрнең уңышы яхшы булды, шулай ук бәрәңге һәм шикәр чөгендере дә уңды. Россиядә баш саны ягыннан иң күп булган мөгезле эре терлеккә җитәрлек азык әзерләп куелды. Әйтик, республикада аларның саны 1 млн баштан артып китте”, - диде ул.

Татарстан илдәге авыл хуҗалыгы продукциясенең 4 процентын, сөтнең 6 процентын җитештерә. Үзен икмәк, сөт, йомырка, шикәр, бәрәңге белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйча, Россия һәм тышкы базарларда продукциясен уңышлы сатучы сирәк төбәкләрнең берсе булып тора.

Татарстан авыл хуҗалыгы юнәлешен шактый уңышлы үстерә. “Былтыр гына да республикада елына 40 мең тонна продукцияне тирән эшкәртә алырлык 4 яңа предприятие эшләтеп җибәрелде. Муниципалитетларда терлек чалу өчен 70 пункт эшли башлады. Эшкәртү предприятиеләрен техник модернизацияләүгә 2015 елда 11 млрд сум акча сарыф ителде. Авыл хуҗалыгы объектларын, юллар төзекләндерүгә һәм төзүгә, ачы туфракны известьләүгә юнәлдерелгән республика программалары гамәлдә”, - дип сөйләде И.Халиков.

Республикада шәхси ярдәмче һәм крестьян хуҗалыклары үсешенә аерым игътибар бирелә, дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы. “Татарстанда терлекләрнең баш санының өчтән бере, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы алар исәбендә”, - дип хәбәр итте И.Халиков.

Премьер-министр шулай ук авылда яшь белгечләрнең төпләнеп калу мәсьәләсенә дә тукталды. Аерым алганда, биредә аларга укыганда өстәмә стипендияләр, яңа урынга күчкәндә тормыш башлауга акча бирү, өстәмә түләүләр, һәм, аеруча әһәмиятлесе - торакка субсидия алганда өстенлеккә ия булу кебек мөмкинлекләр турында әйтте.

“Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен елына кимендә 5 процентка арттыру һәм аның бәясенә өстәлгән кыйммәтне мөмкин кадәр зуррак итүгә ирешү бурычы куелды”, - диде Илдар Халиков.

“Моннан тыш, без авылны Татарстанның күп милләтле халкының телләрен һәм традицияләрен саклауда бик мөһим компонент буларак карыйбыз”, - дип аерым билгеләп үтте республика Премьер-министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International