ТР Президенты Россия делегациясе составында Япониядә эш сәфәрендә

2010 елның 12 ноябре, җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Президент Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Япониягә сәфәр кыла. Билгеле булганча, ил башлыгы бирегә (Иокогама префектурасына) Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге форумы (АТЭС) саммитында катнашу өчен килде.
АТЭС форумы Азия-Тын океан төбәгендәге 12 илнең тышкы эшләр һәм икътисад министрларының 1989 елның ноябрендә Австралия башкаласында узган беренче конференциясендә оешкан иде. Аның максаты – әлеге төбәк илләренең икътисади үсешенә, алар арасындагы сәүдә багланышларының киңәюенә ярдәм итү. Азия-Тын океан төбәгенең әһәмияте шунда: дөньяда җитештерелгән тулай эчке продуктның 57 проценты, халыкара сәүдә әйләнешенең 48 проценты, туры чит ил инвестицияләренең 40 проценттан артыгы һәм дөнья халкының 40 процентка якыны әлеге икътисади хезмәттәшлек илләренә туры килә. Бүгенге көндә АТЭС форумында 21 ил һәм территория исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр Премьер-министр вазыйфасында Япониядә берничә тапкыр эш сәфәрендә булган иде инде. 2009 елның маендагы сәфәр йомгаклары буенча аммиак, метанол һәм бөртекле карбамид җитештерү буенча Менделеевски комплексы төзелеше (Аммоний) проектына кагылышлы ниятләр Меморандумы имзаланды.
Иртәгә Иокогамада узучы саммитта Менделеевскидагы әлеге заводны проектлау, төзү һәм җиһазлар белән комплекслы тәэмин итү буенча ТР “Аммоний” компаниясе белән Mitsubishi Heavy Industries, Ltd (MHI) (Япония), Sojitz Corporation Ltd (Япония), China National Chemical Engineering Group Corp (Кытай) компанияләре концорциумы арасында 1 млрд. долларлык килешү имзаланыр дип көтелә.
Әлеге проект кысаларында, Россиядә соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр буларак, ашламалар җитештерү буенча завод сафка басачак. Ул бер үк вакытта аммоний һәм метанол җитештерү куәтенә ия булачак. Заводта Даниянең “Haldor Topsoe A/S”, Италиянең “Saipem S.p.A”, Голландиянең “Uhde Fertilizer Technology B.V” компанияләре технологияләре кулланылачак. Заводны 2015 елда эшләтеп җибәрү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International