Болгар ислам академиясе икенче уку елыннан эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу буенча республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.
Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында уку йорты бинасын һәм студентлар яшәячәк алты кампусны төзү эшләре бара. ЮНЕСКО тәкъдимен исәпкә алып, музей һәм мәчет аша түгел, ә урман аша юл салынган. “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ белән академиядән газүткәргечләрне күчерү турында мәсьәлә хәл ителгән, дип сөйләде ул.
Болгар ислам академиясе төзелешенә акча җыю дәвам итә. Татьяна Ларионова сүзләренчә, “Яңарыш” фонды тарафыннан җыелган барлык акча академия һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы өчен тигез бүленәчәк.
Искә төшерәбез, 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында” УП-1066 Президент Указын имзалады.