Бүген Иннополис шәһәрендә V халыкара "Президент академиясенең җәйге кампусы" ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы , Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Искә төшерәбез, Җәйге кампус - халыкара белем бирү проекты, ул Россия һәм чит илләрнең иң яхшы студентларын берләштерә. Форумның темасы - “Мөмкинлекләр территориясе: Идеялар, кыйммәтләр, белемнәр”.
Кампус быел 16 июльдә Иннополис шәһәрендә эшли башлады. 10 көн дәвамында анда катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә дүрт вакыйгаи мәсьәләне чиштеләр. Һәр мәсьәлә бизнес, дәүләт, тарих, җәмгыять, карьера, психология, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендәге конфликтка багышланган иде.
Моннан тыш, халыкара дәрәҗәдәге әйдәп баручы галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр кампуста катнашучыларга лекцияләр, интерактив дәресләр уздырдылар.
Илдар Халиков форумда катнашучыларны сәламләп, сезгә көнләшеп карыйм, диде. “7 мең кеше арасыннан нәкъ менә сезгә кампуста катнашу мөмкинлеге эләкте. Бирегә Сергей Нарышкин, Аркадий Дворкович, Николай Никифоров кебек күренекле дәүләт эшлеклеләре килде. Сезнең белән иң яхшы укытучылар эшләде. Монда барлык кирәкле шартлар булдырылган. Һәм, әлбәттә, яхшы энергия хөкем сөрә", - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Алга таба Илдар Халиков Җәйге кампусның оештыру комитеты беренче тапкыр гамәлгә куйган махсус призны - 2017 елда Җәйге кампуста модератор сыйфатында катнашуга чакыруны - форумның иң актив катнашучысына тапшырды.
Бу чара тәмамланганда Илдар Халиков Җәйге кампусның флагын төшерү тантанасында да катнашты.