Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов: “Торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын тикшерүләр бер районны да читләтеп үтмәячәк”
2010 елның 13 ноябре, шимбә
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар формалаштыруда аудиторлык тикшерүләре бер муниципаль районны да читләтеп үтмәячәк. Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә (анда кайбер районнарда үткәрелгән тикшерүләргә нәтиҗәләр ясалды) әнә шулай дип ышандырды.
“Тикшерү нәтиҗәләре буенча бер генә үрнәк район да ачыкланмады, - диде Равил Моратов. – Тарифларны формалаштыручыларның аппетиты чамадан тыш зур”.
Бүген Баулы районындагы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларына бәйле вәзгыять Равил Моратовта аеруча зур канәгатьсезлек хисе уятты. Биредә җылылыкның бер гигакалориясе 1400 сум тора, 2011 елда тарифлар тагын 18 процентка артыр дип көтелә. Өстәвенә, районда җылылык челтәрләре ремонтланган, ә котельныйларга заманча җиһазлар урнаштырылган.
“Сез яңа җылылык челтәрләре һәм заманча котельныйлар белән тарифларны 2 мең сумга кадәр арттырырга җыенасызмы? – дип мөрәҗәгать итте Равил Моратов район җитәкчеләренә. – Бу торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү идеясенең дәрәҗәсен төшерү дигән сүз. Без моны тарифларны арттыру өчен түгел, ә янга калдыру өчен эшлибез бит”.
Шул ук вакытта, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов фикеренчә, тарифлар үсешен акрынайту һәм хәтта аларны киметү өчен резервлар бар. Мисал өчен, Р.Моратовның сүзләренә караганда, Кама Аланында җылылык белән тәэмин итү системасына реконструкция үткәрелгәннән соң җылылык өчен тарифлар 40 процентка кимегән.
Равил Моратов торак фонды белән идарә итү өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле мохит булдыру кирәклеген билгеләп үтте. “Районда бер генә түгел, ә 2-3 идарәче компания булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Шуның белән бергә, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы фикеренчә, идарәче компанияләр санын ишәйтү чыгымнарның артуына китермәячәк. “Бездә мондый яхшы тәҗрибә бар: идарәче компания бер генә күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә һәм тарифлар да артык югары түгел, - дип ассызыклады Равил Моратов. – Бары тик штатны арттырмаска, машина йөртүче, сәркатип, тагын ниндидер аңлашылмый торган кешеләр тотмаска гына кирәк”.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы якын көннәрдә торак фонды белән идарә итүнең күпме торырга тиешлеге турында стандартлар эшләргә вәгъдә итте.
Равил Моратов йортларны инженер челтәрләренә рөхсәтсез тоташтыру очракларын тикшерергә күрсәтмә бирде, бу, кагыйдә буларак, гомумйорт ихтыяҗларына чыгымнарның артуына китерә.
“Без бу эшне дәвам итәчәкбез һәм ачыкланган җитешсезлекләргә зур таләпчәнлек белән якын киләчәкбез, - дип ышандырды Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы. – Сайлаулар узды, без район башлыкларына кагылмадык, әмма хәзер һәр муниципаль берәмлеккә барып җитәчәкбез”.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз