Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Ауропада иң эреләрдән саналган инвестиция банкы Татарстанга үз хезмәтләрен тәкъдим итте
2010 елның 15 ноябре, дүшәмбе
Ауропада иң эреләрдән саналган «Credit Suisse» инвестиция банкы Татарстан компанияләренә кайбер финанс хезмәтләре күрсәтергә мөмкин. Бүген республика Президентының банк вәкилләре белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды.
Казан Кремлендә узган очрашуда «Credit Suisse» банкының Ауропа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләрендәге җитәкчесе Фәүзи Кириакос-Саад, «Credit Suisse» (Казакъстан) идарәче директоры Антанас Петросиус, «Credit Suisse Russia» вице-президенты Макс Кушнер, Татарстан ягыннан ТР вице-премьеры – энергетика министры Илшат Фәрдиев, республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Ак Барс” банкы директорлар советы рәисе Роберт Мусин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
Фәүзи Кириакос-Саад хәбәр иткәнчә, «Credit Suisse» банкының эшчәнлек даирәсе түбәндәгеләр: инвестбанкинг, шәхси банкинг һәм активлар белән идарә итү. Компания штатында 49 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә.
Банкның баланс активлары 2010 елның 1 гыйнварына – 1 триллион доллар, идарә итүдәге активлары – 1,2 триллион доллар, капиталы – 36,3 миллиард доллар, базар капиталы 59,9 миллиард доллар тәшкил иткән.
«Credit Suisse Russia» вице-президенты Макс Кушнер компаниянең Россиядә 1991 елдан бирле эшләвен хәбәр итте. Аның төп продуктлары – инвестицияләр җәлеп итү (шул исәптән, акцияләр базарында да), облигацияләр урнаштыру һәм башкалар. М.Кушнер билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда «Credit Suisse» Татарстан банкларының (икесе – “Ак Барс” банкы, берсе – “Татфондбанк” белән) облигацияләрен урнаштыру буенча өч килешү төзегән.
«Credit Suisse» банкының эшче төркеме шулай ук октябрь азагында “ТАИФ” компанияләр төркеме заводларында (“Казаноргсинтез”, “Түбән Кама Нефтехим” һәм “ТАИФ-НК”) булды. Хәзерге вакытта “ТАИФ”ның инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен «Credit Suisse» банкының үз акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе карала.
«Credit Suisse» банкы вәкилләренең сүзләренә караганда, компания Татарстан белән яхшы таныш һәм хезмәтләрнең барлык спектрын тәкъдим итүгә карата кызыксыну белдерә. Мисал өчен, банк “Связьинвестнефтехим” ААҖ өчен финанслар җәлеп итүне оештырырга, компаниянең профильсез активларын сату һәм яңаларын сатып алу буенча консультация бирергә әзер. «Credit Suisse» банкы “Татнефть” ААҖнә дә шундый ук хезмәтләрне күрсәтергә тәкъдим итте.
Очрашу барышында яклар «Credit Suisse» банкы һәм Татарстан предприятиеләре арасында тәкъдим ителгән хезмәттәшлек вариантларын җентекләп карау турында килеште.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз