Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифасын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан җыелма командасын WorldSkills Competition һөнәри осталык чемпионатына әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Төп докладны ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Башта ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск өлкәсендә узган WorldSkills Russia-2016 илкүләм чемпионаты нәтиҗәләрен искә алды. Финал 82 һөнәр буенча узган, шул исәптән аларның 64е төп һөнәр статусына ия. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, иң күп санлы Татарстан командасында 47 компетенция буенча 69 катнашучы һәм 54 эксперт булган.
"Ярышлар нәтиҗәсе буенча безнең җыелма команда өченче гомумкоманда урынын алды, 24 призлы урынны яулады, 12 алтын, 6 көмеш һәм 6 бронза медаль алды, - диде Энгель Фәттахов. - Шул ук вакытта хәтта иң яхшы төбәкләр дә дөнья дәрәҗәсенә җитә алмый. Ә Россия җыелма командасы әлегә дөнья чемпионатларында көндәшлеккә сәләтле түгел".
Татарстан җыелма командасы вәкилләренең дүрт компетенция буенча нәтиҗәләре аеруча начар: эретеп ябыштыру технологияләре, прототиплау, авиация техникасына хезмәт күрсәтү һәм автомобильләр буяу. Иң яхшы нәтиҗә "Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү" компетенциясе буенча.
Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы җыелма командасын WorldSkills чемпионатларына нәтиҗәлерәк әзерләү өчен кайбер тәкъдимнәр белдерде. Аерым алганда, җыелма команданы әзерләү өчен “төп” компетенцияләрне билгеләргә, экспертлар сайлап алырга һәм әзерләргә, кирәкле инфраструктура, Татарстанда Төбәк координация үзәге булдырырга.