Бүген Мәскәүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Очрашуда катнашучылар элек көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең беренчесен, “Патент нигезендә салым салу системасын камилләштерү турындагы федераль закон проекты”на багышланганы буенча гына фикерләште.
Утырышта РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, статс-секретарь – РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов, Сәүдә–сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, РФ Саклык банкының акционер коммерцияле идарәсе рәисе Герман Греф һәм башкалар катнашты.
Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов законның әзер проекты турында сөйләде. Законда эшмәкәрлек эшчәнлегенең 46 төре күрсәтелгән, аларның яртысыннан күбесе мәҗбүри салым салуга туры килә, ә калганнары “факультативлылар”, - дип белдерде Сергей Шаталов.
Әзерләнгән законда салым түләү чорында яллап эшләтелгән эшчеләр саны 5 кешедән артмаска тиеш. Утырышта катнашучыларның күбесе билгеләп үткәнчә, бу законның төп бурычы – ил буенча эш урыннары санын арттыру, шуңа күрә аларның санын 10 яки 15 кә кадәр арттырырга кирәк. Бу мәсьәлә буенча Финанслар министрлыгы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгының фикерләре туры килмәде. Эш урыннарын 10 га кадәр арттырырга кирәк, дип саный Эльвира Нәбиуллина. Герман Греф 15 кешедән арттырмау бурычы куеп, ялланган эшчеләрне җәлеп итү мәсьәләсен хәл итүне субъектларның үзләренә тапшырырга кирәк дип тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.