Дмитрий Зубов ТР кулланучылар кооперациясенә ярдәм өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Россия Үзәк берлеге (Центросоюз) советы рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Дмитрий Зубов шулай ук Рөстәм Миңнехановны ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (“Татпотребсоюз”) Россия Үзәк берлеге системасындагы төбәк берлекләре арасында 2016 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия ярышларында төрле номинациядә беренче урын алуы белән дә котлады.

“Татпотребсоюз” “Гомуми эшчәнлек үсеше өчен”, “Җәмәгать туклануы үсеше өчен”, “Сәнәгать җитештерүе эшчәнлеге үсеше өчен”, “Хәзерләү (заготовка) эшчәнлеге өчен” номинацияләрендә беренче урынны алган.

Моннан тыш, “Татпотребсоюз”га Идел буе федераль округындагы кулланучылар кооперацияләре оешмалары арасында гомуми эшчәнлек үсеше өчен беренче урын бирелгән.

“Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенә ярдәм өчен Сезгә рәхмәт белдерәм”, - диелгән Рөстәм Миңнеханов исеменә җибәрелгән телеграммада.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International