Рөстәм Миңнеханов Физкультура һәм спорт буенча Президент советы составына керде

2010 елның 17 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү советы составына керде. Тиешле указга Россия Президенты Дмитрий Медведев кул куйды.

Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән указ тексты нигезендә, совет составына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Россия Фитнес-аэробика федерациясе җитәкчесе Ольга Слуцкер керде.

Шушы ук указ белән Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев совет составыннан чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International