Татарстанның нефть-газ-химия комплексында (НГХК) шушы елның беренче яртысында продукция чыгару 2 процентка арткан. Бу хакта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Утырыш бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.
«Татнефть», ТАИФ-НК, «Нижнекамскнефтехим», «Нәфис Косметикс», «Нижнекамсктехуглерод» һәм КВАРТта күрсәткечләр былтыргы шушы ук вакыттагыдан яхшырак. Шина комплексы, «Казаноргсинтез» ГАҖы, Казан синтетик каучук заводы һәм Карпов исемендәге химия заводы продукцияне узган елгыдан азрак эшләп чыгарган.
Республикада ярты ел эчендә 17 млн 285 мең тонна нефть һәм 501 млн куб.м табигый газ суыртып алынган. Барлыгы 8,8 млн тонна нефть һәм газ конденсаты эшкәртелгән. Компанияләр төркеме 13 млн 908 мең тонна нефть тапкан. Шуның 31 проценты эшкәртү өчен «ТАНЕКО»га җибәрелгән һәм анда 4 млн 555 мең тонна нефть продуктлары эшләнгән һәм бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 5 процентка күбрәк.
НГХК предприятиеләре гомуми бәясе 555 млрд сумлык продукция саткан. булган. «Татнефть»нең республиканың берләштерелгән бюджетына күчергән акчасы 17 процентка арткан.
«ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре 2016 елның беренче яртысында 183 млрд сумлык табыш алган.
Директорлар советы әгъзалары шулай ук Татарстанның нефть-газ-химия комплексы өчен әзерләнгән проектлар һәм тәкъдимнәрне карап тикшерде. Анда «Нижегородские сорбенты» ЯАҖнең катализаторлар, адсорбентлар, цеолитлар, кыйммәтле металлар тозлары өлкәсендәге мөмкинлекләре күрсәтелде. Моннан тыш, Казан федераль университетының нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге яңа эшләре, Башкортстан Республикасының Нефть-химия эшкәртү институты тәкъдим иткән нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә импортны алыштырырлык технологияләр, программалар презентациясе бүгенге утырышның көн тәртибенә куелган иде.