«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы 2025 елга кадәр чорга үсеш стратегиясе кабул итте

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).

Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2016 елның алты аена бюджет үтәлеше йомгаклары һәм быелның август аена бюджеты каралды.

Директорлар советы 2025 елга кадәр чорга «Татнефть» ГАҖнең үсеш стратегиясен кабул итте. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – нефть чыгару буенча компания «стабильләшү» концепциясеннән Татарстан Республикасы  территориясендә нефть чыгаруның тотрыклы үсешенә күчү. 2020 елга аның күләме 30 млн. тоннага җитәчәк дип фаразлана. Шуның белән бергә заманча технологияләр куллану, җитештерү процессларын автоматлаштыруны үстерү һәм башка чаралар чагыштырма югалтулар күләмен 10%ка киметергә ярдәм итәчәк.

Компания хакын арттыруга иң зур өлеш нефть эшкәртү юнәлешен үстерүдән килер дип көтелә. Якындагы елларда «ТАНЕКО» комплексы алдына куелган бурычлар түбәндәгеләр дип исәпләнә. 2016 - 2017 елларда – мазут чыгаруны туктату һәм автомобиль бензиннары чыгара башлау, 2018 елда – нефть эшкәртү куәтен 14 млн. тоннага кадәр арттыру, 2025 елда автобензинны елына 3 млн. тонна күләмендә җитештерү планлаштырыла, дизель ягулыгын  – елына 7 млн. тонна. Бу чакта эшкәртү тирәнлеге 97% булачак, ачык төстәге нефть  продуктлары – 90%, бу Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы федераль тармак стратегияләрендә куйган күрсәткечләрдән шактый артык.

Сату өлешендә максат – мотор ягулыкларын югары маржиналь каналлар – үз АЗС челтәрләре һәм нефть базалары аша арттыру.    

2025 елга кадәр чорда стратегик үсештә Россия шиннар базарында лидерлык позицияләрен саклап калу, нәтиҗәле маркетинг программаларын гамәлгә ашыру исәбенә яңа базарларны ачу һәм чыгарылучы продукция ассортиментын арттыру.   

Директорлар советы утырышында эчке корпоратив оешуның тармак системасын камилләштерү һәм Әлмәт дәүләт нефть институты базасында Югары нефть мәктәбен булдыру эшенең барышы турында мәгълүмат тыңланылды. Билгеләп үтелгәнчә, «Татнефть» ГАҖдә, эчке һәм тышкы факторлар нәтиҗәсен исәпкә алып, яңа шартларда корпоратив укытуга карата системаның үз алымы булдырылган. Әлмәт дәүләт нефть институты базасында Югары нефть мәктәбен булдыру проектын гамәлгә ашыруның төп максаты – институтны нефть-газ белемен һәм фәнен үстерүнең Россия үзәгенә әверелдерү.

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International