"Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советында Башкортстан һәм Татарстанның нефть-газ-химия комплексында хезмәттәшлегенә кагылышлы тәкъдимнәр каралды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

“Татнефть”нең “Башнефть”не сатып алу нияте Башкортстан җитәкчелегендә аптыраш уятты. Бу хакта бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында Башкортстан Республикасының Нефть-химия эшкәртү институты директоры Илшат Теләшев сөйләде.

“Без “Татнефть”нең “Башнефть”не сатып алуын гаҗәпләнеп күзәтәбез, бу безнең Хөкүмәттә аптыраш кузгатты”, - диде Теләшев утырышта үзенең доклады алдыннан уенын-чынын бергә кушып. “Ике бәләнең кечерәген сайлыйлар инде. “Башнефть”не бирмәскә иде”, - дип Рөстәм Миңнеханов та шаяртып алды.

 

Матбугатта хәбәр ителгәнчә, “Татнефть” былтыр “Система” акционерлык финанс корпорациясеннән федераль милеккә күчкән “Башнефть”акцияләре дәүләт пакетын хосусыйлаштыруга дәгъва кылучылар исемлегендә санала.

“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында Башкортстанның Нефть-химия эшкәртү институты директоры чыгышы исә нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә импортны алыштырырлык технологияләргә күчү турында иде. Шулай ук Башкортстан белән Татарстан төбәкара нефть химиясе кластеры булдыру перспективалары турында да барды. Докладчы чимал белән тәэмин итү, импортны алыштырырлык катализаторлар булдыру мәсьәләләрендә ике республиканың нефть-газ-химия комплексларының  көчен берләштерергә өндәде. Башкортстан һәм Татарстанны нефть химиясе чималы белән тәэмин итү вариантлары буларак, аерым алганда, метанолны олефинга әверелдерү буенча җайланмалар төзү аталды. “Ямал – Идел буе” торбаүткәргечен төзү мәсьәләсе элеккеге кебек үк актуаль булып кала бирүе әйтелде.

“Башкортстанда моның буенча зур мәктәп һәм олы тәҗрибә тупланган, безгә бергә эшләү зарурияте шиксез, кластер булдырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге мәсьәләләр буенча уртак эш кысаларында күрше республикага барырга вәгъдәләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International