Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков белән очрашты

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш бүлмәсендә үтте. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Волков төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән икътисад һәм сәнәгать, төзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Яклар шулай ук икътисад һәм сәясәттәге актуаль мәсьәләләргә кагылдылар, Идел буе федераль округы составындагы федерация субъектлар өчен уртак булган башка темаларга сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International