Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп сәбәбе - район кырларын карау, Буа районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашу һәм урып-җыю эшләре барышын бәяләү.
Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.
Бүген район буенча авыл хуҗалыгы культураларының инде 55-57 проценты сугып алынган. Иртәгә кичкә инде 100 мең тонна суктырылыр дип көтелә. Мондый позитив фаразларны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзатуллов җиткерде.
Адав-Толымбай авылында "Ак Барс Буа" ҖЧҖнең 3 нче филиалы басуында Президент авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре очрашты. Бу мизгелләрдә басуда комбайннар урып-җыю белән мәшгуль иде.
Азат Айзатуллов төрле хуҗалыкларда уңыш күрсәткеченең төрлечә булуын әйтте. Уҗым культуралары яхшы уңыш биргән. "Аларны тәмамлап киләбез. Арпа, борчак, сабан бодаена тотындык. Тулаем алганда, алдынгы "Авангард" хуҗалыгы уңыш җыюны гектарыннан 45-50 ц күләмендә төгәлләр дип фаразлыйбыз, - дип, район башлыгы башка алдынгы хуҗалыкларны да санап үтте. - Арпа яхшы уңыш бирә - 40 ц дан ким түгел. Сабан бодае бераз кимрәк. Борчакка килгәндә, ул, сортына карап, каядыр 40, каядыр 25. Урыны-урыны белән яуган яңгыр да ролен уйнагандыр".
Район башлыгы эшнең оешкан төстә баруын әйтте. Салам җыела, туфрак әзерләнә. "Быел без 20 мең гектардан да аз булмаган уҗым культурасын чәчәргә җыенабыз", - диде ул. Азат Айзатуллов орлык үрчетүче күп кенә хуҗалыкларны санап үтте. Ул аларның югары сортлы орлыклар, аларны яңартып тору, яңа технологияләр хисабына зур уңыш алуга ирешүен әйтте. Яңа технологияләр әһәмиятенә басым ясап, 50-60 процент дәрәҗәдә технологияләр роль уйнавын билгеләп узды. Президент бу фикер белән килеште.
Район җитәкчесе, соядан кала, Төзүчеләр көненә якынча ике атнадан урып-җыюны тәмамларга ниятләнүен әйтте. Азат Айзатуллов терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгәнен белдерде. "Сенаж та бар, хәзер силос әзерләнә. 1,5 еллык запас булыр, проблемалар булмас дип уйлыйм", - диде ул. Район башлыгы пайчыларга ашлык өләшенүен хәбәр итте. Бәяләр дә югары түгел, ди ул.
Район башлыгы шулай ук социаль объектларның вакытында файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов район алдында нинди бурычлар торуы белән кызыксынды. Марат Әхмәтов күптән түгел монда урып-җыю буенча очрашулар булганын, анализ ясалганын әйтте. "Биредә басулар бик яхшы. Буа районы иң югары җир культуралары уңышы буенча планкасын саклап кала. Быел Буа җыелган ашлык күләме буенча иң югары уңышка дәгъва кыла. Азнакай, Нурлат, Зәй районнары да аннан азга гына калышыр, мөгаен", - диде министр. Рөстәм Миңнеханов, бу сүзгә җавап итеп: "Азнакай беренче урынны алам дип чыгып китте", - диде. "Азнакайның Баулыга якын ягы корылыктан күбрәк зыян күрде, моңа карамастан, аларда да уңыш яхшы булырга тиеш. Буа традицион төстә шушы планкадан төшми", - диде Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, терлекчелек буенча резервларын Буа инде кулланган. "Якындагы өч елда тагын бер терлекчелек комплексы булсын дибез, көзгә кадәр бер карар булыр", - ди ул. Көзге чәчүгә килгәндә, Марат Әхмәтов Президент тарафыннан уҗым культураларын чәчүгә ашлама белән тәэмин итүгә 1 млрд өстәмә ярдәм күрсәтелгәнен искәртте. "Уҗымның уңышлы кышлавы өчен яхшы булышлык булгандыр дип саныйм", - диде. Азат Айзатуллов мисалга "Авангард" хуҗалыгын китерде. Анда ашлама керткәч, элекке белән аерма 1 т га якын булган. "Буа җиренә ашлама кертсәң, һәрвакыт уңыш алып була", - ди район башлыгы. Мара Әхмәтов корылык вакытында үсемлекләрне саклау препаратларын куллану, яфрак белән тукландыру буенча буалыларның яхшы эшләгәнен билгеләп узды. "Нәтиҗә күренә. 35 ц уңыш белән баралар. Мин ышанам: уракның ахырына кадәр бу күрсәткечне тотарлар", - диде министр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Буа муниципаль районында урып-җыю барышы белән танышудан тыш, шәһәрнең Үзәк паркында булып, шәһәргә якын ук урнашкан Бикмураз авылында "Миләшкәй" балалар бакчасы ачылышында катнашты. Үзәк паркта Президент 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә мемориалга һәм Социалистик хезмәт геройлары мемориалына чәчәкләр салды.
Үзәк паркны төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре турында республика башлыгына Президент ярдәмчесе Наталья Фишман мәгълүмат җиткерде. Парктагы берничә хатын-кыз янына да килеп, Рөстәм Миңнеханов аларның хәл-әхвәлен сорашты. Яшь ананың кулындагы кечкенә кызчык та республика Президенты белән танышты.
Район башкарма комитетының беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесен белдергәнчә, паркта төзекләндерү соңгы тапкыр 25 ел элек башкарылган. Быел төзекләндерү эшләре ике этапка бүлеп үткәрелә. Икенче этапка кертелгән эшләрне Төзүчеләр көненә төгәлләү ниятләнә. Паркка керү капкасы ахырына кадәр эшләп бетерелмәгән, беседкалар ясалып бетмәгән, сәхнәне эшләп бетерәсе, яктырткычлар, эскәмияләр куясы бар. Былтыр беренче этаптагы төзекләндерү эшләренә 11,6 млн сум, шулай ук җирле бюджеттан һәм бюджеттан тыш чынагаклардан 5,8 млн сум сарыф ителгән. Икенче этапка быел республика 13.5 млн сум бүлеп биргән, бюджеттан тыш 4 млн сум акча юнәлдерелгән.
"Миләшкәй" балалар бакчасы каршында рәсми затларны шигырьләр, биюләр белән балалар каршы алды. Оешма 80 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов Буа халкын шушы яңа балалар бакчасы ачылу белән тәбрикләде. "Бүген бу вакыйгада булу минем өчен бик күңелле", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов. Ул быел Татарстан буенча 56 балалар бакчасы төзекләндерелүен билгеләп үтеп, бу программаның алдагы елларда да дәвам иттереләчәген әйтте.
"Мәктәпкәчә белем бирү баскычы - яшь буын тәрбиясендә мөһим этап. Балалар бакчасы ул вакыт уздыру урыны гына түгел, ә чып-чын мәктәп. Бу балалар бакчаларындагы атмосфера көндәшлеккә сәләтле киләчәк буыныбызны тәрбияләрлек булырга тиеш", - дип, Президент балаларга, ата-аналарга .исәнлек-саулык, балалар бакчасының игелекле булуын теләде.
Балалар бакчасы мөдире Лилия Вәлиуллина символик ачкычны кабул итеп алды һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Президент бакчага үтеп, рус балаларына ноутбуклар ярдәмендә татар телен өйрәтү, логопед дәресләре үткәрелә торган бүлмәләрдә, шахмат-шашка дәресләре бирелә торган кабинетта булды, музыка залында балалар башкаруында Тукай әсәре сәхнәләштерелгән күренешне тамаша кылды. Иртәгәдән балалар инде бакчага килә ала. Биредә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтергә телиләр. Шул максаттан "Автошәһәрчек" булдырганнар. Сүз уңаеннан, Буа шәһәрендә 14 балалар бакчасы эшли. Районның үзендә - 43 учреждение.