Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков озата йөрде.
Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов басулар өстеннән очып узды. Һава юлы маршруты «Әбдреев ис.» «Шәйморза» ҖЧҖ (Иске Шәйморза авылы), «Чынлы» ҖЧҖ (Кече Чынлы авылы), «П.В.Дементьев ис.» Агрофирма ҖЧҖ (Уби, Яңа Шигали авыллары), «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, «ХК «Ак Барс» ҖЧҖ (Иске Кәкерле авылы, Иске Чүпрәле авылы) һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ (Кече Акса авылы) басулары өстеннән узды.
Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәлләр турында сөйләделәр. Быел сөрүлекләр 68 мең 826 га тәшкил иткән, бөртекле культуралар 40 мең гектарда игелә. Көнбагыш – 2643 га, шикәр чөгендере - 3383 га, рапс - 1243 га, орлыклык кукуруза - 725 га.
Төп мәгълүматны район башлыгы Александр Шадриков бирде. Бүгенгә 41% сөрүлекләр эшкәртелгән, бу – 16 мең гектардан артык. 45 мең тонна икмәк алынган, уңыш – 28,5 ц/га.
Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Президентына яңа Балалар иҗат йортын төзүдә һәм балаларны савыктыру лагерын торгызуда күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел республика балалары лагерьларын яңарту буенча зур эшләр башкарылган. «Бу лагерьларда көньяк савыктыру урыннарындагы кебек үк шартлар тудырырга кирәк. Курорт төбәкләренә бару өчен вакыт һәм акча туздырасы түгел, балалар үзебездә дә әйбәт ял итә алсалар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хезмәтчәннәре белән хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Чайка» балаларны савыктыру лагерында булды. 60 нчы еллардан бирле эшләп килгән лагерьны торгызу өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2015 елның сентябрендә акча бүлеп биргән. Шул акчаларга яңа йокы корпусы, ашханә, спорт мәйданчыгы һәм башкалар төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов тору урыннарын карап чыкты, медицина блогында һәм ашханәдә булды.