«Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы потенциаль резидентларның яңа заявкаларын хуплады

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Күзәтчелек советы әгъзалары «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга ИТ-компанияләренең дүрт заявкасын карады һәм хуплады, инвестицияләрнең гомуми күләме 538,64 млн.сум.

Беренче проект Protected OS операцион системасын эшләүне күз алдында тота, ул ышанычлылыгы югары булган төзелмә системаларда куллану өчен билгеләнгән, шулардан: сәнәгатьнең шундый системалары һәм борт компьютерлары. Әлеге проектны тәкъдим иткән «АнП Воркселл» ҖЧҖ гамәлгә куючылары составына Россиянең алдынгы ИТ-компанияләреннән берсе – Россия микропроцессорларын һәм исәпләү комплексларын эшләүче  «МЦСТ» АҖ компаниясе керә.

«Дуглис-СААС» ҖЧҖ җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләренең бизнес-процессларын комплекслы автоматлаштыру өчен Dooglys программа белән тәэмин итүне әзерләү проектын тәкъдим итте. Бу – берничә web җыелмалары, җитәкчеләр, персонал өчен булдырылган iOSи Android кушымталары.

«Иннософт» ҖЧҖ тәкъдим иткән проект YORSO платформасын (www.yorso.ru) B2B сатулар системасына кертүгә «ЭФИС» программа комплексын әзерләү, Food (морепродукты) сегментында эшләү белән шөгыльләнүгә юнәлә.  

«МедГрэйт.ру» ҖЧҖ проекты нәтиҗәле медицина хезмәте күрсәтү һәм консультацияләр бирү өчен программа продуктларын һәм онлайн-хәл ителешләрне әзерләүне күз алдында тота: файдаланучылар белән табиблар аралашсын өчен интернет-платформалар булдыру, «MedGreat» һәм  «MedGreat Доктор» мобиль кушымталар эшләү.

«Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы бүген «Яндекс» ҖЧҖкә партнер статусын бирүне карады, ул «Иннополис» МИЗ территориясендә эшчәнлек алып барганда салым ташламалары бирүне күз алдында тота.  

Иннополиста «Яндекс» үзенең эзләү серверлары өчен гамәлдәге интерфейс хәл ителешләрне туплауны һәм яңаларын булдыруны планлаштыра. 

«Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы барлык проектларны да хуплады, моннан соң аларны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы караячак. 

Хәзергә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Күзәтчелек советы караган биш проект бар. Резидент статусын алуга барлык заявкалар да хупланган тәкъдирдә, «Иннополис» МИЗ резидент компанияләре саны 30га җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International