Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кыла.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Түбән Кама үзәк район күп профильле сырхауханәсенең 2 нче поликлиникасы» сәламәтлек саклау учреждениесе» ДАСУдә булды (Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 10).
Поликлиника 2015 елның сентябрендә ачылган, сменага 720 кеше килүгә исәпләнгән.
2 нче поликлиника 5 катлы кирпеч йортта урнашкан. Беренчел медик-санитар ярдәм монда ММИФна беркетелгән затларга күрсәтелә – 72 меңләп кеше.
Рөстәм Миңнеханов поликлиниканың ЭКГ, дәвалау физкультурасы, механотерапия кабинетларын һәм башкаларны карап чыкты.
Түбән Кама районында халыкка медицина ярдәме күрсәтү турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, урыннарда кирәкле белгеч табибларны калдырыр өчен аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк, диде, аренда шартларында да (аренда торагы), социаль ипотека программасы буенча да.
Аннары Түбән Кама районында булганда Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты (Шинниклар пр., 40).
Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикадагы тотрыклылык, аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм икътисадый потенциалы күбесенчә хокук саклау структураларының тырыш хезмәтенә бәйле.
«Тишерү комитетының роле һәм әһәмияте зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу хокук саклау системасының мөһим этабы. Республика күрсәткән ярдәм эшнең гомуми нәтиҗәсендә чагылганны без беләбез һәм аңлыйбыз. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе ил күләмендә – иң яхшыларның берсе. Һәм, әлбәттә, сезгә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез».
Без бу яңа бинаны Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Рәисе, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән ачабыз, дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе Павел Николаев.