Илдар Халиков Лениногорскида уңайлыклар булдырылган шәһәр күлен ачуда катнашты

2016 елның 5 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Лениногорск муниципаль районында эшлекле очрашуда булды.

Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр Лениногорскиның үзәк хастаханәсенә юнәлделәр, анда капиталь төзекләндерүдән соң балалар стационары ачылган.

Балалар хастаханәсе стационарында 5 бүлек эшли, аларның икесе - балалар хирургиясе һәм реанимация бүлекләре - районара үзәк санала. Районара бүлекләр Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышындагы 8 район балаларына тәүлек буе кичектергесез һәм планлы медицина ярдәме күрсәтә. Һәр елны монда 4 мең пациент дәвалана.

Илдар Халиков баш миендә кан әйләнеше бозылган авырулар өчен кан тамырлары үзәге бинасын төзү эшләре барышы белән танышты (объект төзелеше 2016 елның маенда башланган).

Илдар Халиков шәһәрнең Су саклау зоналары елы кысаларында реконструкцияләнгән “Түбән күл”ен ачу тантанасында катнашты.

Реконструкцияләүдән соң күлдә тирә-юньне күзәтү мәйданчыгы һәм пирс барлыкка килгән. Балалар өчен уен зонасы җиһазландырылган, хәрәкәтләнүе кыен булган балалар өчен таучык эшләнгән. Пляж елга комы сибеп яңартылган, кояш нурларыннан ышыклану өчен челтәрсыман япмалар куелган.

Пляждан ерак булмаган урында воркаут мәйданчыгы ясалган, урам тренажерлары урнаштырылган, шулай ук волейбол мәйданчыгы да оештырылган.

Эш барышында иске маяк та яңадан торгызылган. Маяк металл белән таштан ясалган архитектур корылма рәвешендә төзелгән.

Күлне ачу тантанасында Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Магановка һәм депутатларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

“Мин сездән бераз көнләшәм, дип әйтә алам. Һәм сездән республика халкы гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә көнләшәчәк. Әгәр Президент программасы, Наталия Фишманның энтузиазмы, архитектор таланты, төзүчеләрнең һәм халыкның хезмәт сөючәнлеге булмаса, бу үзгәрешләр дә булмас иде. Бу гадәти булмаган матурлыкны булдыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Күл, чыннан да, бәхет күленә әверелгән”, - диде Илдар Халиков Лениногорск халкына мөрәҗәгать итеп.

Соңыннан Илдар Халиков кырларда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре барышы белән танышты, ашлык киптерү комплексында булды (Сарабиккол авылы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International