Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышачак, уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.
Аксубай районында Татарстан Президенты капиталь ремонты тәмамланган 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә булачак.
Нурлат районында исә Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашачак (Рус Богдашкиносы авылы).
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Чирмешән районында басуларны карап чыгарга һәм бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышырга җыена, Чирмешән авылында мәдәният үзәген ачуда катнашачак.
Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөриячәк.