Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районнары басуларын карап чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәрен районның «Агропродукт» ҖЧҖ (Иске Көтеш авылы), «Татагро» ҖЧҖ (Иске Көтеш авылы, Яңа Көтеш авылы) – «Авангард» ҖЧҖ (Иске Кади авылы) – Р.Камалов КФХ (Тукай поселогы) – Ю.Иванов КФХ (Ульяновка авылы) – «Сөлчә» ҖЧҖ (Яңа Илем авылы) – «Агропродукт» ҖЧҖ (Чирмешән авылы) басулары өстеннән очып узудан башлады.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин озата йөрде.
Чирмешән авылы янындагы басуда Рөстәм Миңнеханов уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Татарстан Президенты шулай ук Чирмешән авылында мәдәният үзәген ачуда катнашты (Чишмәле ур., 6). Тантанада катнашучылар өчен бәйрәм концерты оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңа объектны карап чыктылар, аңлатмаларны Мәдәният үзәге директоры И. Суворова биреп барды.