Рөстәм Миңнеханов Япония эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Япония эшлекле даирәләре вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Япония эшкуарлары делегациясе Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде җитәкчелегендә Татарстанга Татарстан-Япония эшлекле форумында катнашу өчен килде ("Корстон" КСКК мәйданчыгында). 

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Япониянең хезмәттәшлек өчен җитди мөмкинлекләре бар. Аның сүзләренчә, кайбер Япония компанияләре күптәннән төбәк базарында уңшлы эш алып баралар, шул исәптән нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм башка тармакларда.

Рөстәм Миңнеханов Япония җитәкчелегенә, Япониянең Россиядәге илчелегенә 2016 елның март аенда Токиога Татарстан Республикасы делегациясе визитын оештырулары өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты шулай ук регионара дәрәҗәдә Япония хезмәттәшләре белән партнерлык мәсьәләләре караларчагын искәртте. Моннан тыш, тугандаш шәһәрләрне билгеләү мәсьәләсен, яңа элемтәләрне булдыру һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен, первспектив дип атады. 

Рөстәм Миңнеханов бөтенесенә дә уңышлы эш һәм үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табуны теләде. 

Шуннан кыскача презентацияләр белән 23 Япония компаниясе вәкиле чыгыш ясады. 

Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде сүзләренчә, мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре, нефть эшкәртү, нефть химиясе, автомобиль төзелеше, төзелеш һәм башка юнәлешләр кызыклы. 

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырына бөтен яңгыраган тәкъдимнәр каралачагы һәм алга таба уртак эшнең программасы төзеләчәге турында белдерде. Безнең хезмәттәшлеккә мөмкинлекләребез гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан сәнәгатенең Япония технологияләренә, эшләнмәләренә һәм яңа материалларга ихтыяҗы бар. 

Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International