Бүген “Корстон” мәйданчыгында (Казан) "Татарстан-Япония: инвестицион киләчәк" эшлекле форумы булды. Бу чара Япония эшмәкәрләренең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында узды.
Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер—министры Илдар Халиков катнашты.
Япония делегациясе әгъзаларына төбәкнең инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.
"Бу Япония эшмәкәрләренең республикага иң зур сәфәрләренең берсе, - диде Илдар Халиков форумда катнашучыларны сәламләп. Татарстан илләр арасында мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Без Япония эшлекле даирәләре вәкилләрен, спортчыларын, җанатарларын һәм туристларын биредә күрүгә шатбыз".
Республика Премьер-министры дәүләтара хезмәттәшлек нигезе булырга мөмкин булган өлкәләр турында сөйләде. "Татарстан белән Япония хезмәттәшлегенең перспективалы проектлары арасында "Алабуга" махсус икътисади зонасына резидентлар җәлеп итү, "Иннополис" IT- шәһәре, автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, металл эшкәртү һәм станок төзү бар", - диде ул.
Илдар Халиков шулай ук Япониягә республика заводлары продукциясен җибәрү, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек, төзелеш һәм энергия саклаучы технологияләр, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәләрендә хезмәттәшлек итү ихтыяҗын билгеләп үтте.
Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде республиканың эшлекле даирәләренә һәм Татарстан Хөкүмәтенә очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
"Мин Татарстан Республикасында өченче тапкыр. Миңа бу төбәк бик ошый ", - диде ул.
"Бу юлы безнең делегация составына Япониянең 20 компаниясеннән 38 кеше керде. Без машина төзелеше белән эшкәртү сәнәгатеннән тыш, IT алдынгы технологияләре һәм туризм вәкилләрен алып килдек. Бу форум фикер алышу һәм уртак проектлар формалаштыру өчен мәйданчык булыр дип ышанам", - диде Эйити Хасэгава әфәнде.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумда катнашучыларга Татарстан икътисады үсешенең төп юнәлешләре һәм инвестицион потенциал турында сөйләде.
Талия Миңнуллина республикага инвестицияләр өстенлекләренә тукталды. "Бүген Татарстан - инвестицияләр өчен иң яхшы урын. Без инвесторларга салым, кадрлар һәм табигый ресурслар буенча кулай шартлар, ачык хакимият һәм безнең предприятиеләр егәрлеген тәкъдим итәбез".
Талия Миңнуллина шулай ук Татарстанның сәнәгате - нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм энергетика турында сөйләде. Ул Япония компанияләренең Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлеге буенча мисаллар китерде.