Роберт Гыйләҗиев: Татарстанда ягулык сыйфаты ГОСТ нормаларына туры килә

2016 елның 9 августы, сишәмбе

2016 нчы елның беренче яртыеллыгында гражданнардан сыйфатсыз ягулыкка зарланып, 22 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

Спикер әйтүенчә, 22 мөрәҗәгать буенча ведомство хезмәткәрләре урыннарга чыгып тикшергән, һәм бары тик бер очрак буенча гына бензинның норма күрсәткечләренә җавап бирмәве ачыкланган. Бу хосусый объект Казанның Тэцевская урамында урнашкан (шәхси эшмәкәр Кириллов М. С.) Анда 92 нче маркалы бензинның 15 градуста тыгызлыгы ГОСТ нормасыннан 2,7 гә тайпылуы ачыкланган. Роберт Гыйләҗиев әйтүенчә, шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге шәхси автоягулык салу станцияләренә зарлана.

Роберт Гыйләҗиев шулай ук быел апрель ае башында бензин сыйфатының кайбер күрсәткечләре буенча ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән 3 оешма буенча материалларның прокуратурага тапшырылуы турында хәбәр итте. Алар – Әлмәт шәһәрендә (“Сапсан” автосалоны янында) “Зәй сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Баулы районында шәхси эшмәкәр А. Миронова (Мәскәү-Чиләбе юлының 1280 км), шулай ук Баулы районында (Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлының 1275 нче км) “Агропродукт КФХ” ҖЧҖ ягулык салу станцияләре. Шәхси эшмәкәр Миронова милкендәге объектта хәтта ике хилафлык теркәлгән - 92 нче маркалы бензин һәм “Евро” дизель ягулыгы сыйфат нормаларыннан тайпыла. Бу ягулык салу станцияләренең барысында да ягулык составындагы күкерт нормадан бик күп мәртәбәләр артык булуы ачыкланган. Шулай ук янып китүчәнлек температурасы (температура вспышки) да норма күрсәткеченә туры килми.

“Республика бүгенге көндә елына 1 млн.тоннадан артык ягулык куллана. Хәзер без 680 мең тонна ягулык җитештерәбез, калган 400 мең тоннаны сатып алабыз. Минем уйлавымча, хәзер ТАНЕКОда төзелә торган яңа заводны файдалануга тапшыргач, ягулыкны башка төбәкләрдән сатып алмаячакбыз. Республика өчен җитәрлек ягулыкны үзебездә җитештерү, әлбәттә, аның бәясенә дә тәэсир итәчәк”, - дип ассызыклады Роберт Гыйләҗиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International