Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты - Россия һәм Төркия дәүләтләре башлыкларының Россия һәм Төркия бизнес вәкилләре белән очрашуында катнашу.
Искәртәбез, аңарчы Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашкан иде. Аннары Россия-Төркия сөйләшүләре киңәйтелгән составта узды, анда Россия һәм Төркия хөкүмәтләре, төп министрлыклар вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Владимир Путин, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, каралачак мәсьәләләр спектры киң булачак. «Бүген безнең кечерәк составта да, киңәйтелгән составта да сөйләшү мөмкинлегебез бар – мөнәсәбәтләребезнең барлык комплексы буенча, шул исәптән сәүдә-икътисадый багланышлар, терроризмга каршы көрәш өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча да», - диде дәүләт башлыгы.