Рөстәм Миңнеханов «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ акционеры Андрей Комаров белән очрашты

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ акционеры Андрей Комаров белән очрашты.  
 
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында 2014 елның декабрендә имзаланган килешүне үтәүнең барышы, шулай ук «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Андрей Комаров «Алнас» компаниясенең быелның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Алнас» ААҖ арасында тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. 2016 елның 6 ае эчендә «Алнас» заводының экспорты күләме 90 млн. сум тәшкил иткән. Продукция Һиндстан, Венесуэла, Беларусь Республикасы, Украина базарларына чыгарыла. Киләчәктә Латыйн Америкасы һәм Якын Көнчыгыш базарларына чыгу карала.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International