Казанда Кремний үзәне үрнәге буенча инновацион экология системасы булдырылачак

2010 елның 23 ноябре, сишәмбе

Казанда Кремний үзәне экология системасы элементлары кулланылачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында “ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Америка Кушма Штатларына эш визитының нәтиҗәләре турында” дигән исем астында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр ителде.
Искәртеп узабыз, 15-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясенең АКШның Кремний үзәненә рәсми визиты узды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, республиканың әйдәп баручы университетлары һәм академия институтлары ректорлары бар иде.
Визитның төп максаты Кремний үзәне вәкилләре – аның инвесторлары, компанияләр белән элемтәләрне ныгыту иде. Сәфәр программасына венчур индустриясен үстерү максатыннан Татарстан потенциалын тәкъдим итүне, шулай ук дөньяның «Amprius», «Solexant», «Tiandi Energy», «Verifone» кебек венчур инвестицияләре, инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендәге әйдәп баручы компанияләре белән очрашуларны үз эченә алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен Калифорния штатында иң эре венчур фондларыннан саналган "Нью интерпрайз эссосоэйтс" (NEA) һәм атаклы Стэнфорд университеты белән танышудан башлады.
Республика башлыгы АКШның Кремний үзәне инвестиция һәм венчур компанияләре вәкилләре алдында чыгыш ясады. “Татарстан – Көнбатыш капиталын Россиягә инвестицияләү өчен яхшы мәйданчык”, - дип белдерде очрашуда Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты АКШта яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашты. Хәзерге вакытта АКШта 300 гә якын татар гаиләсе яши. Узган гасырның 50 нче елларында оешкан Америка төрки-татар ассоциациясе һәм Америка татарлары ассоциациясе татар халкының мәдәни мирасын саклый һәм үстерә.
Николай Никифоров брифингта журналистларга сөйләгәнчә, Кремний үзәненә сәфәр бик кызыклы булган. Программа өч этапка (рәсми визит, венчур компанияләре белән очрашу һәм югары уку йортлары белән танышу) бүленгән. “Кремний үзәне – ул дәвам итүче уңыш тарихы”, - дип ассызыклады Н.Никифоров.
Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, ТР Президенты тарафыннан визит нәтиҗәләре буенча берничә күрсәтмә бирелгән. Профиль министрлыклар һәм ведомстволарга рәсми күрсәтмәләр беркетмәсе әзерләнә. Кремний үзәне инфраструктур экология системасының аерым өлешләре Татарстанга җайлаштырылырга һәм республикада кулланылырга мөмкин. “Төп максат – Кремний үзәненнән иң яхшы әйберләр алу һәм Казанда Калифорния үрнәгендә инновацион экология системасы булдыру”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев перспективалы идеяләргә ярдәм күрсәтүнең бер механизмы хакында сөйләде. Комитет яңа эшкә керешкән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 500 мең сум күләмендә грант бирә. 2010 елда барлыгы 100 миллион сумлык 200 грант бирү күздә тотыла.
Тимур Шаһивәлиев яшь һәм инициативалы студентларны әлеге программада катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International