Дмитрий Медведев: “Илнең һәр төбәгендә коммуналь инфраструктураны үстерү буенча комплекслы программа булырга тиеш”

2010 елның 23 ноябре, сишәмбе

Россиядә якынча 4,5 млн. кеше тузган яки авария хәлендәге торакларда яши. Бу хакта бүген РФ Дәүләт Советы Президиумы утыршында РФ Президенты Дмитрий Медведев җиткерде. Сыктывкарда Президент рәислегендә узган утырыш торак-коммуналь комплексның заманча инфраструктурасын үстерүгә багышлана. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Дмитрий Медведев хакыйкатьтә тузган һәм авария хәлендәге торакларда яшәүчеләр саны киметелеп күрсәтелә, дип саный. “Тузган торак күләмнәрен киметү ягына хәрәкәт итәргә тиешбез. Тузган яки авария хәлендә булып та, әлегә бу исемлеккә кертелмәгән торак, нигезле шартлар булганда, шушы фондка кертелергә тиеш”, -ди Президент. Илбашы ассызыклавынча, бүген илдәге торак йортларның 40 процентка кадәрге өлеше капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Президент капиталь ремонт өчен төзелгән “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды” дәүләт корпорациясен уңышлы дип бәяләде.
Медведев белдергәнчә, бүген торак милекчеләренең үзләрендә, аеруча күп фатирлы йортларда, үз милекләре өчен җаваплылык формалаштырырга кирәк. Шул ук вакытта, ди ул, гражданнарда капиталь ремонтка җыелучы акчаларның нәкъ менә үз йортларына килүенә ышаныч булырга тиеш.
Бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче идарәче компанияләр халыктан вакытында акча җыеп, еш кына хезмәтләрне үз вакытында күрсәтми. “Идарәче компанияләрнең эш стандартларын һәм принципларын ачык билгеләү зарур”, -дип ассызыклады Президент. Дмитрий Медведев искәрткәнчә, РФ Дәүләт Думасы якын араларда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче идарәче компанияләр эшчәнлеге һәм сыйфат стандартларына кагылышлы закон проектын караячак.
ТКХ өлкәсендәге проблемаларның тагын берсе төп фондларның искерүе белән бәйле. Коммуналь хуҗалык фондларының 60 проценттан артыгының хезмәт итү вакыты узган. Президент бу мәсьәләне хәзер хәл итү кирәклегенә басым ясады. Дмитрий Медведев өстенлекле бурыч дип ТКХ өлкәсендә энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеген күтәрүне атады. Һәр субъектта коммуналь инфраструктураны үстерү буенча комплекслы программа булырга тиеш. Президент төбәкләр җитәкчеләренең игътибарын шуңа юнәлтте. Бүген исә мондый программалар гамәлгә ашырылучы төбәкләр бармак белән генә санарлык. Моннан тыш, Президент белдергәнчә, ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү курслары турында да уйларга кирәк.
РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Мурмански өлкәсе губернаторы Дмитрий Дмитриенко һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International