Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Биектау раайонының “Коркачык” аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме кысаларында үтте.
Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Илдар Халиков бүген авиация республиканың социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный, дип билгеләде.
“Бүгенге көнгә республикада якынча 40 урынлы аэродром һәм утырту мәйданчыклары бар. “Коркачык” аэродромы аның ачык мисалы булып тора. “Коркачык”, Балтач”, Минзәлә” объектларында зур спорт чаралары уздырыла”, - дип белдерде ул.
Илдар Халиков шулай ук тагын бер җитди юнәлеш – РФ Оборона министрлыгы заказы буенча Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган, зур йөк күтәрелешле яңа очучысыз самолётны әзерләү турында сөйләде. Тәҗрибә модель үзенең беренче очышын башкарган инде.
“Бүген бу юнәлеш киң үсеш алган. Очучысыз самолётлар мониторинг һәм территорияләрне саклау, картография объектлары бурычларын хәл итү өчен, кадастр планын әзерләүдә, йөк ташу, экстрен хезмәтләр белән эшләүдә нәтиҗәле булачак”, - диде Игорь Левитин.
Алга таба киңәшмәдә гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү буенча калган катнашучылар да үзләренең тәкъдимнәрен һәм идеяләрен белдерделәр.