Рөстәм Миңнеханов Кара елганың яңартылган яр буенда һәм Җиңү паркында булды

2016 елның 13 августы, шимбә

Бүген Азнакайда ике яңартылган иҗтимагый урынны - Кара елга яр буен һәм Җиңү паркын - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

ТР Президентын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде. 

Наталия Фишман проектлар буенча аңлатмалар биреп барды. Яр буе - республикада Су саклау зоналары елы кысаларында гамәлгә ашырылган проектларның дүртенчесе. 

Кара елга яр буе автовокзалны «Чатыр-тау арена» уникаль спорт залы һәм велосипедчылар маршруты белән тоташтырды. Елга үзәне чүптән һәм коры үләннәрдән арындырдырылган, аеруча яшелләндерүгә игътибар бирерлгән. Элек яр буе территориясенең буеннан буена җылыту трассасы үтә торган булган - хәзер аны җир астына күчергәннәр. Яр буена зирек, тал, өрәңге, юкә, шомырт, миләш, куаклар утыртканнар. 

Елганың төзекләндерелгән өлешендә 7 күпер салынган. Яр буенда ике балалар шәһәрчеге оештырганнар.

Шәһәрдә Җиңү паркын 2015 елда Парклар һәм скверлар елында төзекләндерә башлаганнар. Быел парк территориясендә күп функцияле павильон куелган. Шулай ук паркта җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы ясалган. Парк үзәгендә бию кичәләре, шәһәр бәйрәмнәре һәм концертлар өчен сәхнә куелган. Моннан тыш паркны гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган яңа сын да бизи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International