Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада ачылышында катнашты

2016 елның 13 августы, шимбә

Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды.

Тантаналы ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Олимпиаданың оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, анда 81 илдән 330 кеше катнаша.

Халыкара олимпиада ЮНЕСКО карамагында 1989 елдан уздырыла һәм бөтен дөньяның өлкән класс укучылары арасында иң интеллектуаль яярышларның берсе булып тора. Ул үз тарихында 25 илдә уздырылган. 1991 елда СССРда булган.

Россиядә 2016 елда олимпиада беренче тапкыр үткәрелә, Казан аны уздыру хокукын Япония һәм Әзәрбайҗан шәһәрләре белән ярышып яулады.

Казанда олимпиаданы оештыручылар: РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы, Казан федераль университеты.

Ачылыш тантанасы башланыр алдыннан Дмитрий Ливанов журналистларның сорауларына җавап бирде.

"Илкүләм җыелма команда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрдән җыела. Аларның һәрберсе хәзердән үк имтихан тапшырмыйча, вузга конкурстан тыш керү хокукына ия", дип билгеләде министр. 2016 елдан конкурстан тыш вузга керү хокукы бер ел гына түгел, ә дүрт ел гамәлдә, дип өстәде Дмитрий Ливанов.

"Дүрт халыкара фән олимпиадасы узды. Без химия буенча икенче урынны алдык, физика буенча - дүртенче (Европада иң яхшы), ә математика буенча безнең җыелма команда дүрт алтын медаль алды", - дип хәбәр итте  министр.

"Казандагы бу олимпиадада яхшы нәтиҗәгә ирешергә өметләнәбез", - диде Дмитрий Ливанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International