Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Танк биатлоны - 2016" халыкара конкурсы финалы үткән Алабино полигонда булды.
Искәртик, конкурс 30 июль көненнән үтә, танкларны йөртүдә осталыкларын 17 якын һәм ерак чит илләрдән килгән 54 экипаж күрсәтте.
Беренче урын өчен танк биатлонының финалына чыккан Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Кытай экипажлары көрәште.
"Танк биатлоны - 2016" халыкара конкурсының финалында иң яхшы нәтиҗәне Россия бердәм командасы күрсәтте, Кытай командасы икенче урында, ә өченче урын Казахстан командасында.