ТР Хөкүмәт йортында “ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” дигән стратегик сессия узды

2010 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
“ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” дигән стратегик сессиясен Татарстанның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән уртак эшчәнлегенең башы дип атарга була. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу хакта ул сессиядә катнашучыларны сәламләү чыгышында белдерде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Билгеле булганча, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе белән берлектә, ил төбәкләрендә стратегик планлаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча семинарлар сериясе (стратегик сессияләр) оештыра. Аның эшендә дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнаша.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан инвестицияләр җәлеп итү, дөньяның сәүдә мәйданнарына чыгу мәсьәләләрендә Ислам банкингына, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиянең фонд мәйданнарына зур игътибар бирә. “Әгәр элек ябык булсак, бүген инде заманча икътисади вәзгыятьне исәпкә алып үзгәрергә кирәк”, -ди ТР Президенты. Ул шулай ук инвестицияләр җәлеп итүдә лидер төбәкләрнең берсе булган Татарстанга конкурентлык өстенлеген саклау һәм ныгыту өчен, эшне системалы оештырырга кирәк, дип саный. Бу Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән эшчәнлеккә дә кагыла. “Сезнең тәҗрибә, дөнья компанияләре белән элемтәләрегез безнең өчен бик мөһим һәм кызыклы”, - дип республика башлыгы берлек президенты Александр Шохинга мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты белдерүенчә, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән бергә эшләү Татарстанга инвестицияләү өлкәсенә яңа менеджерлар, технологияләр һәм финанс инструментларын җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
Александр Шохин Татарстан эшчәнлегенә кыскача бәя биреп, бүген конкурентлык өстенлеген саклау өчен икътисадның нигез тармакларында (нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше) модернизация процессына кушылу мөһимлеген искәртте. Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә генә Мәскәүдә узган V Россия-Кытай икътисади форумында берничә сессиядә берьюлы “Алабуга” махсус икътисади зонасы презентацияләнеп, ул Кытай компанияләрендә зур кызыксыну уяткан.
Бүгенге стратегик сессия барышында шулай ук Oriental Patron компаниясенең идарәче партнеры Джозеф Чан, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең инвестиция сәясәте буенча рәистәше Игорь Вдовин, Strategy Partners компаниясе идарәче партнеры Александр Идрисов һ.б. чыгышы тыңланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International