Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе эшчәнлеге кирәкле булып кала бирә, һәм аңа күп кенә актуаль бурычлар йөкләнә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советының чираттагы 46 нчы утыршында хәбәр итте.
Чара Мәскәү белән Казан арасында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Мәскәүдәге утырышта Россия Федерациясе Спорт министры, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советы рәисе Виталий Мутко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.
Казаннан (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортыннан) утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гаффаров һәм башкалар катнашты.
Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Дирекция унбер спорт чарасын оештыруда һәм уздыруда катнашты, шулардан 10сы – халыкара дәрәҗәдә.
Моннан тыш, Дирекция ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексының федераль операторы итеп билгеләнде һәм төбәкләр белән эшне җайга сала.
Россия Спорт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2017 елда Казанда министрлар һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы вазыйфаи затларның халыкара конференциясенең алтынчы утырышы ЮНЕСКО химаясендә узачак.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министрлыгы җитәкчелегенә мондый ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, илдә ГТО комплексын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә Дирекция үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкарыр, дип ышаып әйтте.
Рөстәм Миңнеханов волонтерлар хәрәкәтен үстерү эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. Волонтерлар 2013 елгы Казандагы бөтендөнья җәйге Универсиадасы барышында җитди тәҗрибә тупладылар, диде ул, һәм хәзер алган күнекмәләрен башка чараларда кулланалар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына, 2019 елгы WorldSkills һөнәр осталыгы дөнья чемпионатына әзерлек бара. «Без мондый глобаль бөтендөнья масштабындагы чараларда катнашуыбызга шатбыз», - диде ул.
2016 елның 1 яртыеллыгында "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО эшчәнлеге һәм киләчәккә бурычлары турында аның генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар Күзәтүчеләр советы составындагы үзгәрешләр һәм башка оператив мәсьәләләр турында фикер алышты.