Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы" ГАҖнең Идел-Нократ банкы вице-президенты - рәисе Петр Колтыпин белән очрашты

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы" ГАҖнең Идел-Нократ банкы вице-президенты - рәисе Петр Колтыпин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар төрле юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – “Татарстан банкы” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев катнаштылар. 

Искәртик, Петр Колтыпин  "Саклык банкы" ГАҖнең Идел-Нократ банкы рәисе истеп былтыр июнь аенда билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International