Татарстан Президенты Казанның Юдино поселогындагы балалар поликлиникасының яңа бинасында булды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино поселогында «4 нче шәһәр балалар поликлиникасы» ДАСУ филиалының яңа бинасында булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар озата йөрде. 

Поликлиникага килүгә үк Рөстәм Миңнеханов аның эше белән танышты. Мәгълүматны Гадел Вафин биреп барды, бу учреждениегә Юдино һәм аның тирәсендәге Яңа Юдино, Калининский, Куземетьево, Красная Горка, Яңа Аракчино, Займище, Залесный, Яңа Тура посёлокларыннан 7723 бала беркетелгән. 

Учреждение Колымская,15 адресы буенча торак йортның беренче катында урнашкан. Элеккеге иске бина мәйданы барысы 220 квадрат метр гына булган, яңа поликлиника мәйданы – 982 кв. м., медицина кабинетлары заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры ассызыклаганча, алты педиатр участогында даими нигездә педиатр табиблар эшли. Моннан тыш, тар белгечлек табиблары – гинеколог, логопед, невропатолог, отоларинголог, офтальмолог һәм хирургка язылырга була. 

Рөстәм Миңнеханов поликлиника хезмәткәрләре белән сөйләшеп торды һәм  яңа шартларда эшнең барышы белән кызыксынды. Табибларның берсе Татарстан Республикасы Президентына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны карап чыкты, аерым алганда,  участок педиатры кабинетын, УЗИ һәм ЭКГ кабинетларын, шулай ук бәләкәчләр өчен уен зонасын да бәяләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International