Бүген Олы Кайбыч авылында ял паркы ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, ул Кайбыч районына эшлекле очрашуга килгән иде.
Бу чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкы исеменнән Татарстан җитәкчелегенә ял паркы өчен рәхмәт белдерде. Элек сазлык булган урында бу матур парк республика программасы кысаларында барлыкка килде, дип билгеләде ул.
Илдар Халиков авыл халкын парк ачылу белән котлады һәм аеруча тырыш хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантанада катнашучылар өчен Кайбыч районының фольклор коллективы чыгыш ясады. Мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, Галия Кайбицкая исемендәге музей, районның үзәк китапханәсе үзләренең күргәзмә экспозицияләрен күрсәттеләр.
Алга таба Илдар Халиков “Салават күпере” спорт комплексында булды, анда спорт белән шөгыльләнүчеләр белән аралашты.