Рөстәм Миңнеханов балаларның йөзә белүләренә карап мәктәпләрне бәяләү индикаторын эшләүне йөкләде

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны йөзәргә өйрәтүгә юнәлтелгән эшләре буенча белем бирү учреждениеләрен бәяләү индикаторын эшләргә йөкләмә бирде. Бу хакта ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ТР Президентыннан балаларны йөзәргә өйрәтүләренә карап республика мәктәпләре эшчәнлеген бәяләү индикаторын эшләү йөкләмәсе алынды. Бу чараның максаты – суда балаларның үлем дәрәҗәсен киметү.

“Без бүген, монысы ярамый, тегесе ярамый диюдән кала, балалар белән ачыктан-ачык шөгыльләнмибез. Балаларны йөзәргә өйрәтү мәсьәләсе белән шөгыльләнмибез. Әмма Президентның турыдан-туры йөкләмәсе бар”, - диде Хәбибуллин.

Сүз уңаеннан билгеләп үтик: Татарстанда 200дән артык бассейн исәпләнә, аларның 171е - дәүләтнеке.

Хәзерге вакытта ТР Президенты указын бастыру өчен норматив-хокукый база эшләнә, дип билгеләп үтте ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы. Бу эш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы һәм республика прокуратурасы белән берлектә башкарылачак.

“Гражданнарыбызның суда үлү очраклары артуы борчу тудыра. Коену сезонында гына да республикада 81 кеше һәлак булды, аларның 10сы – бала. Былтыргы шушы вакыттагыдан бу сизелерлек күп. Былтыр 72 кеше батып үлде, шул исәнтән 5 бала”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International