Рөстәм Миңнеханов Татарстанның муниципаль районнары башлыкларына мәктәпләр өчен яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм ноутбуклар тапшырды

2016 елның 19 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль районнары башлыкларына мәктәпләр өчен яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм ноутбуклар тапшырды.

Тапшыру тантанасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында узды.

Рөстәм Миңнеханов тантанада ассызыклаганча, бүген җаваплы көн, чөнки нәкъ менә бүген Лаеш шәһәрендә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август пленар утырышы узачак.

Алда безнең яңа уку елы башлану көтә, һәм бүген республиканың мәгариф системасында җитди каралар кабул ителәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, яңа уку елына бурычлар куелачак. 

Һәр елны без мәгариф процессына нинди дә булса яңа элементлар кертәбез, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты, һәм август конференциясе бу яктан бик мөһим.

Бүген без мунициципаль районнар мәктәпләре өчен билгеләнгән 78 яңа мәктәп автобусы тапшырачакбыз, аларның күбесе «Форд-Соллерс»  предприятиесендә җитештерелгән, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Кайберләре – Түбән Новгород өлкәсендә җитештерелгән «ПАЗ» автобуслары.

Моннан тыш, бүген без үзебезне ИТ- технологияләрне үстерүдән башка,  компьютерлардан башка, бигрәк тә мәгариф учреждениеләрендә, күз алдына да китерә алмыйбыз, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә мәгълүматлаштыру программасы буенча берничә ел элек куелган компьютерларны яңартырга кирәк. Шуңа күрә мәктәпләргә 10 мең яңа ПК куелачак, алар республикада «ICL-КПО ВС» компаниясе тарафыннан җитештерелгән.

«Безнеңчә, бүген мәгариф системасы лаеклы һәм заманча булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мәгълүмат технологияләрен үстерү һәм мәктәпләрне яңа компьютерлар белән тәэмин итү, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү программалары дәвам итәчәк».

Аннары яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм «ICL-КПО ВС» җитештерүе ноутбукларына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International