Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында «ICL-КПО ВС» ААҖнең яңа җитештерү бинасын төзү мәйданчыгында булды.
Яңа җитештерүне үстерү планнары, Лаеш районының Усады авылында ИТ-авылы төзү турында «ICL-КПО ВС» ААҖ компаниясе генераль директоры Виктор Дьячков сөйләде.
Рөстәм Миңнехановка Усады авылында «Технополис» офис үзәге төзү проектын тәкъдир иттеләр, проектның заказчысы – «ICL-КПО ВС». Проектны эшләү 2016 елда башланган, 2017 елның 4 кварталында тәмамларга ниятлиләр.
«Технополис» офис үзәгендә 1300 эш урыны булачак дип көтелә. Бу 8 катлы офис бинасы булачак, гомуми мәйданы – 12,3 мең кв. м.
Искәртәбез, элегрәк «ICL-КПО ВС» компаниясе Усады авылында сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод эшләтеп җибәргән иде инде (2013 елның апреле).