Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының мәгариф учреждениеләрендә булды

2016 елның 19 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Усад прогиназиясе" мәгариф учреждениесендә булды. 

Прогимназиядә Рөстәм Миңнеханов уку классларын карады, балалар белән аралашты. 

Татарстан Президенты бүген эш сәфәре белән - Лаеш районында. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. рәсми затлар озата йөри. Бүгенге тантаналарда Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова да катнаша.

Прогимназияне Татарстан Президентына өзлексез белем бирү муниципаль системасының мисалы итеп күрсәттеләр. 

Уку йортыннан чыкканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов истәлеккә мухсус тактада электрон автографын калдырды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында 1 нче гимназиядә булды.

Лаешның 1 нче гимназиясе шактый борынгы мәктәп. Аңа киләсе елда 200 ел тула. 2015-2016 нчы уку елында гимназиянең 19 чыгарылыш студентының 8е рус теле һәм биология буенча Бердәм дәүләт имтиханында 80 баллдан алып 100 баллга кадәр җыйган.

Рөстәм Миңнехановка гимназиядә башлангыч сыйныфлар кабинетында булды, анда нәни укучылар тавышы белән яңгыратылган мультфильмнан өзек тыңлады. Шулай ук Президентка дистанцион белем бирү, видеоэлемтә аша аралашу системасын да күрсәттеләр.

Быел гимназияне тәмамлап, ТИСБИга укырга кергән Влада Толстова укыган вакытта читтән торып пешекчелеккә һәм ЭВМ операторы белемен биргән система турында кыскача сөйләде. Укучылар экология проектлары белән шөгыльләнүен әйтте. Урамда шәрәфле кунакларны мәктәп каршында эшләүче "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторы" түгәрәгенә йөрүче балалар каршы алды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Лаеш техник-икътисадый техникумында булды. Анда укучыларны авиация техникасына хезмәт күрсәтү серләренә өйрәтәләр. Презентация барышында очу аппаратларының техник эксплуатациясе белән шөгыльләнүче белгечләргә киләчәктә кытлык зур булу ихтималлыгы әйтелде. Моңа бәйле рәвештә, техникумда белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәген булдыру турында карар кылынган. Биредә студентлар комплекслы масштабта әзерләнә.

Рөстәм Миңнеханов двигательләрне һәм очу аппаратларын конструкцияләү кабинетын, геодезия лабораториясен һәм башкаларны карап чыкты. Турбореактив ике контурлы двигатель, ЯК-40 интерактив тренажеры куелган зал аркылы техникумнан чыккач, ул Төмән өлкәсе губернаторы булган вакытта Собянин очкан ЯК-40 "Тулпар Эйр" самолетына кереп чыкты.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар Лаеш мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә балалар бакчалары, гомуми белем бирү учреждениеләре, техникум һәм вузлар төрле эшләнмәләрен тәкъдим итә. Керү баскычы янында кунакларны балалар хәрәкәтләре активистлары, Россия укучылары хәрәкәте вәкилләре каршы алды. Укучылар Рөстәм Миңнеханов белән истәлеккә күмәк фотога төште. Берничә минуттан республика август киңәшмәсе башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International