Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кыла

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кыла. Максаты – Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеенда катнашу.   

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе предприятиеләрендә булачак, шулардан: «ТАНЕКО» АҖнең акрынайтылган кокослау җайланмасы, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның изопрен җитештерүе, «ТАИФ-НК» ААҖнең авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар җитештерүен эксплуатациягә кертү тантанасында катнашачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Спорт ур, 13 адресы буенча күп фатирлы торак йортында булачак һәм андагы капиталь ремонтны бәяләячәк. 

Татарстан Республикасы Президенты Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы парадны һәм бәйрәм концертын караяачак. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «СемьЯ» үзәк шәһәр паркы һәм Красный Ключ поселогы яр буе белән танышачак. 

Азакта «Нефтехим-Арена» боз спорт сараенда Рөстәм Миңнеханов хоккей буенча яшьләр клублары командаларының Дөнья Кубогы беренчелегенә старт бирәчәк. Шунда ук аңа Түбән Кама мунициципаль районындагы «Алабуга-2» индустриаль паркы проектын тәкъдир итәчәкләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International