Марат Әхмәтов: “Татарстанда урып-җыю тәмамлану алдында”

2016 елның 20 августы, шимбә

Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре төгәлләнүгә табан бара. Җыелмаган 50 мең га тирәсе калды, бу исә әлеге культуралар чәчелгән мәйданның 4 процентыннан кимрәген тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында республика Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Хәзерге вакытка суктырылган ашлык күләме 3,9 млн тоннадан артып киткән. 4 млн т чиген узу шансы әле саклана. Республикада уртача уңыш гектардан 27,4 ц чыга. Гомуми суктыру буенча лидерлар сафында Буа, Азнакай, Сарман, Арча, Зәй һәм Актаныш районнары.

“25 августка бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләргә кирәк. Урып-җыю эшләрен сузу – югалтулар дигән сүз”, дип билгеләп үтте республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Бер үк аномаль һава шартларында бер хуҗалык гектарыннан 35-37 ц ,ә башкалар көчкә 22 ц җыя. Сәбәбе – безнең шартларга яраклы адаптация үткән орлык сайлау һәм элементларны йомшак үзләштерү нәтиҗәсе.Мәсәлән, Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында вегетация чорында 100 дән алып 130 мм га кадәр явым-төшем күзәтелгән, ә уртача уңыш 24-26 ц/га тәшкил итә. Зәй районында шул ук чорда 61 мм гына явым-төшем эләккән, әмма уңыш 37 ц/га кадәр җитә. Нурлат районында 99 мм явым-төшем булган, ә бер гектардан 36 центнер җыеп алганнар.

«Быел артта калганнар яхшы уңышка ирешә алмый, әмма хәзер эшләми калган әйберләрне анализлап, хаталар өстендә эшләргә була”, - дип мөрәҗәгать итте министр район башлыкларына.

«Ашлык балансын тулыландыру өчен кукуруза булыша ала”, - диде М.Әхмәтов.Бу культура Татарстанда 100 мең гектарда игелә. Кукуруза өлгереп килә. Зәй районында инде аны суктыра башладылар, Мамадышта дүшәмбе чыгарга җыеналар. Күп кенә районнарда комбайн җиһазлары итешми. Бөтен Татарстанга нибары 163 жатка гына бар. “Республика кирәкле техниканы сатып алуда булыша ала. 40 ка 60 программасы эшләвен дәвам итә”, - диде министр. 
Марат Әхмәтов көнбагыш басуларының да куандырганын әйтте. “Культураның майлылыга югалы. 5-7 көннән уракка керешергә дә була”, – диде Әхмәтов. Ул көнбагышка бәяләрнең югары булуын аерым басым ясап әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International