Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар җитештерүен эксплуатациягә кертте

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар чыгару буенча яңартылган производствосын эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.   

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде. 

Яңартылган производствоны эшләтеп җибәргәнче Рөстәм Миңнеханов кайбер нефть химиясе предприятиеләрен карап чыкты. Эш программасында беренче пункт «ТАНЕКО» АҖнең акрынайтылган кокслау җайланмасы булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру август башларына тулысынча мазут чыгаруны туктатырга ярдәм итә, шулай ук нефть эшкәртү тирәнлеген (99,19%) һәм ачык нефть продуктлары чыгышын (86,85%) арттыра.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, җайланма – импортны алмаштыру программасының ачык мисалы.   

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның изобутилен чыгару җайланмасын төзү һәм  изопрен җитештерүне реконструкцияләү барышы белән танышты. Объектларны ел азагына кадәр гамәлгә кертергә ниятлиләр. 

Аннан соңгы объект «ТАИФ-НК» ААҖнең авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы булды. Ул 2012 елдан бирле төзелә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нефть эшкәртү тирәнлеген 98,5%ка җиткерәчәк. 

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген монда төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана һәм эшләтеп җибәрү-җайга салу этабына керешәчәкләр.   

Аннары «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар чыгару буенча яңартылган производствоны эксплуатациягә кертү тантанасы башланды. Аның куәте елына 37,5 мең тонна булачак.  

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу шәһәрнең 50 еллыгына бик шәп бүләк булачак.    

«Без Түбән Каманың һәм җирле нефть кластерының көннән-көн үзгәрүен һәм үсүен күреп торабыз. Нәкъ менә шундый җитештерүләр шәһәрне тотрыклы үстерүне тәэмин итә дә инде», - диде Татарстан Президенты. 

Әлеге комплекс Россиянең күп кенә җитештерүчеләрен пластик чимал белән тәэмин итәчәк, элек без аны чит илләрдән сатып ала идек, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан чит илләр партнёрларына аерым рәхмәт белдерде. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, шуннан соң ул яңа производствога старт бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International