Рөстәм Миңнеханов архимандрит Всеволод вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты

2016 елның 20 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыре архимандриты Всеволодның вакытсыз вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты.

“Бу монастырьдә хезмәт итүчеләр һәм православие җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыятебез, кхп милләтле Татарстан халкы өчен зур югалту. Всеволод Ата үзен югары дини пастырьлык, ул барыбыз өчен дә изгелеге, юмартлыгы, гражданлык активлыгы һәм кешеләр тормышы иминлегенә хезмәт итүдә үрнәк иде. Аның тырышлыгы белән Раифа монастыре яңадан торгызылды, бүгенге көндә ул туристлар өчен республикабызның православие үзәге йөзек кашы булып тора, ә монастырьдәге ятим малайлар өчен булган мәктәп авыр хәлдә калган балаларны кайгыртып, үз җылысын бирә. Всеволод Ата бик матур тормыш юлы үтте, ул аның изге эшләр белән сугарылган һәм без әлеге киң күңелле, олы йөрәкле, гадәттән тыш энергияле булган әлеге кеше турында хатирәләрне йөрәкләребездә озак сакларбыз. Сезнең белән бергә кайгы кичерәм, авыр югалту кайгысын уртаклашам”, - диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International