Рөстәм Миңнехановка Түбән Камада шәһәр кешеләре өчен яңартылган ял зонасын күрсәттеләр

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Красный Ключ поселогында Кама елгасы яр буенда һәм «СемьЯ» үзәк шәһәр паркында булды. Объектлар  буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман биреп барды. 

Яр буйларын караганда Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, причал корылмалары һәм пляж зонасы булган территория күптән инде реконструкциягә мохтаҗ икән. Кунакханәле елга вокзалы тиешенчә файдаланылмаган, ә пляжда ял итү өчен кирәкле инфраструктура булмаган. 

Татарстан Президентына ял итү зонасынын реставрацияләүнең беренче этабы йомгакларын тәкъдим иттеләр. Монда причал стиле калдырылган, әмма яңартылган.   

Пристаньда көндезге һәм кичке тамашалар өчен палуба такталарыннан сәхнә корылган.   

Кама елгасы өстендә илле метрлы музыкаль фонтан куелган. Һәр кич монда килүчеләргә яктылык-музыкаль тамаша күрсәтеләчәк. 

Наталия Фишман шулай ук елга портын реконструкцияләү турында да сөйләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яшәп иҗат иткән рәссам Әсхәт Фәтхетдинов исемендәге яңа музей бинасын карап чыкты.    

Аерым стендта Татарстан Президентына яр буе киләчәктә төзекләндерү буенча ике елга исәпләнелгән проектны да күрсәттеләр.   

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов «СемьЯ» шәһәр паркына юнәлде. Гомер-гомергә бу урын шәһәр кешеләренең ял итү урыны булган. Территория шәһәр үзәгендәге зур урман массивыннан гыйбарәт. 

Төзекләндерү барышында җәяүлеләр һәм велосипед юллары корылган. Футбол, баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнүчеләр өчен спорт мәйданнары оештырылган, бадминтон уены өчен урыннар бар.  

Парк буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов балалар уеннары өчен резина белән иминләштерелгән комплексны карады, бүгенгә ул Татарстанда иң зуры (2800 кв.м). 

Каенлыктан ерак түгел үләнле газонда амфитеатр корылган. Анда шәһәр халкы иҗат коллективлары чыгышларын караячак. 

Татарстан Республикасы Президенты барында яктылык-музыкаль фонтаны эшләтеп җибәрелде, Шундый ук фонтан Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында да бар.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Халык иҗаты йортында булды, аның сәхнәсендә Татарстан башкаласы артистлары оештырган концерт бара иде. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган «Нефтехимиклар» паркы сәхнәсендә узган концертны карады.  Татарстан Президенты кунакларны бәйрәм белән котлады һәм шәһәргә киләчәк уңышлар, кешеләренә саулык-сәламәтлек теләде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International