Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан һәм Чехия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен шартлар бар

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Президентының Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Моравия крае гейтманы Михаил Гашек җитәкчелегендә Чехия Республикасы делегациясе белән очраәу үтте. Татарстан ягыннан очрашуда ТР вице-премьеры - cәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләгәч, Рөстәм Миңнеханов Михаил Гашекка килүе өчен һәм Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. 

Ул быел апрель аенда Чехиядә визит белән булганлыгын искә төшерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов май аенда Чехия Президенты Милош Земан белән очрашканы һәм Татарстан белән Чехияч багланшылары турында сөйләшкәне турында да искәртте. "Ышанам ки, бүген күзәтелә торган барлык сәяси каршылыклар барыбер хәл ителәчәк. Агымдагы вәзгыять ике як өчен дә файдага бармый, беркем дә бу низагтан берни отмый", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул белдергәнчә, бүген Татарстан белән Чехия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен барлык шартлар да бар. Күп кенә Чехия компанияләре Татарстан территориясендә эшләп тора. Алар үрнәгендә яңа проектларны гамәлгә ашырырга кирәк, дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты чит ил хезмәттәшләренә Татарстан башкаласында Чехия виза үзәген ачуга ярдәм итүләре һәм Казан белән Прага арасында авиаэлетмәне яңарту өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

"Соңгы елларда безнең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга күп эш башкарылды. Ләкин тышкы сәүдә күрсәткечләрен бу йлгынты ясамады (2015 елда 88,9 млн. долл. АКШ). Эшлекле элемтәләрне арттырырга кирәк. Безнең машина төзелеше, фармацевтика, төзелеш, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсләрендә мөмкинлекләребез зур", - диде ТР Президенты. 

Михаил Гашекбилгеләгәнчә, Көньяк Моравия крае Татартан Республикасы белән эшлекле элемтәләрне ныгыту яклы. "Бу безнең агымдагы елда өченче очрашуыбыз, димәк ике регион арасында мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International