Мөслим районы агросәнәгать комплексының потенциалы бик зур, аны тулысынча ачасы бар әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районы механизаторлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы җитшетерүчеләре белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Мөслим һәм Алабуга муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүгенгә районда урып-җыю 96%ка тәмамланган. Уңыш уртача 25 ц/га, игенчеләр 106,6 мең тонна ашлык суктырган.
Район башлыгы Рамиль Муллин хәбәр иткәнчә, 2013 елдан бирле техниканы планлы рәвештә яңарту бара. Бу максатларга 340 млн. сум билгеләнгән: 17 энергия сыешлы һәм 22 ашлык җыю комбайны, 5 чәчү комплексы алынган.
Рөстәм Миңнеханов игенчеләрне эшләрен активлаштырырга өндәде. «Мөслим районы агросәнәгать комплексының потенциалы бик зур, аны тулысынча ачасы бар әле. Сез бик күп күрсәткечләр буенча алга китә аласыз. Без үз чиратыбызда кирәкле ярдәм күрсәтербез», - диде Татарстан Президенты һәм район җитәкчелегенә 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгылар рәтенә басарга йөкләмә бирде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Мөслим авылындагы яңа «Курай» паркында булды. Районның иң зур паркы музыка сәнгатенә багышлана. Объект актив һәм тыныч ял итү, балалар ялы зоналарына бүленгән. Мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнү өчен өч спорт мәйданчыгы бар. Ерак түгел сәхнә оештырылган, проект авторлары фикеренчә, бу урын музыка мәктәбе укучыларына хезмәт итәчәк, монда концертлар куелачак.
Парк территориясендә түләүсез Wi-Fi эшли.