Татарстан Президенты Мөслимдә капиталь ремонт ясалган үзәк район сырхауханәсе бинасын карап чыкты

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында үзәк район сырхауханәсе бинасын торгызу тәмамлануга багышланган тантанада катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов табибларны ремонт төгәлләнү белән котлады һәм, елдан-ел Мөслим матурая бара, дип белдерде: парклар һәм скверлар ачыла, социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана. 

Авыл җирендә тормыш уңайлылыгы буенча шәһәрнекеннән кайтыш булмаска тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Әлеге бурычны гамәлгә ашыруга 30 максатчан программа эшли. 

«Без инде нәтиҗәләрен күрәбез дә: күп кенә яшьләр авылда кала башлады, - диде Татарстан Президенты. – Сезнең районның потенциалы зур. Мөслимлеләр – бик тырыш һәм эшчән халык. Шуңа күрә алдыгызга куелган теләсә нинди бурычны хәл итәрлек мөмкинлегегез бар». 

Аннары Рөстәм Миңнеханов баш табибка яңа ашыгыч ярдәм машинасы ачкычын тапшырды. Шуннан соң яңа бинаны карап чыкты. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин биреп барды. 

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Ык елгасы яр буен карап чыкты.  Территориядә ял итү, спорт һәм балалар зоналары корылган, җәяүлеләр һәм  велосипедчылар өчен юллар салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International