Бүген Татарстанга Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин килде. "Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Александр Никитин Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты уку-лаборатория кампусында һәм "Эйдос"/“Медицина фәннәре үзәге”нең медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булуны планлаштыра.
Иртәгә, 2016 елның 23 августында, Казан Кремлендә Александр Никитин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Ике яктан да катнашучылар киләчәктә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Аннары ТР Президенты һәм Тамбов хакимияте башлыгы мәгариф оешмаларын уку елына әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашуны планлаштыралар. Киңәшмә РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узачак.
Шулай ук Тамбов делегациясе планында Татарстанның “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналары эшчәнлеге белән танышу каралган.